16+

Россияне көчле салкыннар көтә

Россиядә киләсе кыш 90% ихтималлык белән "кырыс" булачак, дип сөйләде климатолог Екатерина Пестрякова.

Россиядә киләсе кыш 90% ихтималлык белән "кырыс" булачак, дип сөйләде климатолог Екатерина Пестрякова.

"90% процент ихтималлык белән әйтергә була, кыш кырыс булачак. Чөнки җәй эссе булды", - диде ул Ura.ru басмасы белән булган әңгәмәдә.

Шул ук вакытта көчле салкыннарның кыш буена дәвам итүе икеле, дип ачыклык кертте ул.

«Озак дәвам иткән яңгырларга караганда, җылытачак та. Кыш уртача бездә 7 ноябрьдә башлана, әмма соңгы унъеллыкта ул соңрак башлана. Минемчә, быел ноябрь аенда кыш башланачак инде", - дип йомгаклады климатолог.

REGNUM мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, элегрәк Россия Гидрометүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд белдергәнчә, әбиләр чуагы Россиядә сентябрь башыннан октябрьга кадәр теләсә кайсы көнне башланырга мөмкин, һәм халык сынамышлары һәрчак та туры килми.

Аның сүзләренә караганда, әбиләр чуагы башлану вакыты белән бәйле конкрет даталар юк, фаразларга караганда, ул - сентябрь һәм октябрь башы.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading