16+

Рөстәм Миңнеханов Парадта чыгыш ясады: «Җиңү безнең кулларда булыр, дип ышанабыз»

09 мая 2025, 10:52
455
0
0
Уку өчен 2 минут

Сугыш һәр гаиләдә онытылмас эз калдырды.

Сугыш һәр гаиләдә онытылмас эз калдырды.

9 май – илебезнең иң зур бәйрәме. Бу – халкыбыз триумфы көне һәм бердәмлекнең төп символы. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Меңьеллык мәйданындагы Җиңү Парадында белдерде.
 

- Чын күңелдән сезне Җиңүнең 80 еллыгы белән котлыйм. Сугыш һәр гаиләдә онытылмас эз калдырды. Безнең республикадан гына да фронтка 700 мең кеше киткән, шуларның яртысы әйләнеп кайтмаган. Безнең батыр фронтовикларыбыз һәм тыл хезмәтчәннәребезнең батырлыгы Икенче Бөтендөнья сугышының нәтиҗәсенә йогынты ясады. Бүген безнең сугышчылар махсус хәрби операциядә, Бөек Ватан сугышы елларындагы кебек үк, Россиянең иминлеге һәм суверенитеты өчен батырларча көрәшәләр. Җиңү безнең кулларда булыр дип ышанабыз! - диде Рөстәм Миңнеханов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading