16+

Рөстәм Миңнеханов Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан чараларны югары дәрәҗәдә уздырырга кушты

3 ноябрьдә «Казан Экспо» да «Безнең йорт-Татарстан. Россия» этномәдәни фестиваленең гала — концерты узачак.

3 ноябрьдә «Казан Экспо» да «Безнең йорт-Татарстан. Россия» этномәдәни фестиваленең гала — концерты узачак.

Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә 4 ноябрьдә булачак Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан күрсәтмәләр бирде. Республика башлыгы шәһәр һәм район җитәкчеләренә тантаналы чараларны югары дәрәҗәдә уздыруны тәэмин итәргә кушты. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу бәйрәм тарихи әһәмияткә ия һәм илнең азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәштә бердәмлегебезне символлаштыра, Россия Федерациясендә яшәүче халыкларның этномәдәни күптөрлелеген һәм бердәмлеген чагылдыра.  Бәйрәм хөрмәтенә 3 ноябрьдә «Казан Экспо» да "Безнең йорт-Татарстан. Россия" этномәдәни фестиваленең гала — концерты узачак.  Шулай ук Татарстан экспозициясе Мәскәүдә «Россия» күргәзмә-форумында тәкъдим ителәчәк. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading