16+

Рөстәм Миңнеханов Ак Барс Банкның рентабельлеген арттырырга кушты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ак Барс Банкның акционерлар җыелышында кредит оешмасын рентабельлелеген арттырырга чакырды , дип яза Татар-информ.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ак Барс Банкның акционерлар җыелышында кредит оешмасын рентабельлелеген арттырырга чакырды , дип яза Татар-информ.

"Безнең Ак Барс Банкы республикада терәк банк булып тора. Билгеле, безнең өчен аның ышанычлы һәм нәтиҗәле булуы мөһим. Үз докладында Идарә рәисе әйтте инде, әйбәт кенә күргәзмә дә оештырылган, яңа продуктлар тәкъдим ителгән. Әмма, иң мөһиме, 2021 елга кадәр кабул ителгән стратегия, стратегия тарафыннан билгеләнгән параметрларны сакларга кирәк. Биш ел эчендә без активлар дәрәҗәсе буенча топ-15 Россия банкы арасына керергә тиешбез. Рентабельлелек дәрәҗәсен арттырырга кирәк, әлегә җитәрлек күләмдә түгел ул. Икътисад секторын кредитлауда эшне активлаштырырга кирәк", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Республика Президенты шулай ук Үзәк Банк тарафыннан банк секторында алып барылучы катгый сәясәтнең үз рациональ сәбәпләре булуын җиткерде.
"Төп мәсьәлә - банк системасында тотрыклылыкны һәм ышанычлы булуны тәэмин итү. Үзәк Банк тарафыннан банк секторында дөрес сәясәт алып барыла. Базарда бары иң нәтиҗәле һәм ышанычлы компанияләр калырга тиеш. Һәм мин безнең республика банклары әлеге критерияләргә тулысынча туры килергә тиеш дип саныйм" -, дип билгеләп үтте Республика Президенты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading