16+

Рөстәм Миңнеханов BMW автомобилен үзенчә сынады

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Германиягә эш сәфәре кысаларында, BMW автоконцерны заводында булды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Германиягә эш сәфәре кысаларында, BMW автоконцерны заводында булды.

Лейпцигта BMW заводы - дөньядагы иң заманча һәм иң экологик авто җыю предприятиеләренең берсе. Биредә көн саен конвейердан 740 машина чыга. Алар - 1 нче һәм 2 нче серия BMW автомобильләре, шулай ук BMW i3 и BMW i8 электромобильләре. Завод төзелешенә инвестицияләрнең гомуми күләме 2,2 млрд еврога якын. Рөстәм Миңнеханов BMW автомобилен үзенчә сынады - BMW i8 спорт версиясе автомобилен йөртеп карады.

Эш сәфәре барышында Миңнеханов «Лейпциг ярминкәсендә» INTEC 2017 һәм Z 2017 халыкара күргәзмәләрдә булды. Z 2017 - модуль, технология һәм запас частьләр буенча халыкара күргәзмә. Ул ике елга бер тапкыр үткәрелә һәм Европадагы эре профильле күргәзмәләрнең берсе булып санала. INTEC шулай ук ике елга бер уздырыла торган махсус машина һәм станоклар төзелешендә махсуслашкан халыкара күргәзмә булып тора.

Соңрак Президент Саксония Премьер-министры Станислав Тиллих белән очрашты. Яклар үзара ярдәм итешү өлкәсендә тупланган тәҗрибә кысаларында алга таба хезмәттәшлек итү мәсьәләләре хакында фикер алышты, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте. Рөстәм Миңнеханов Ирекле Саксония дәүләтенә килүенә шат булуын билгеләп үтте.

- Безнең төбәкләрнең хезмәттәшлегенең - Россия-Германия мөнәсәбәтләрен ныгытуда өлеш зур, - диде ул.
Алга таба Рөстәм Миңнеханов Станислав Тиллихны Казанга килергә чакырды һәм Конфедерация Кубогы кысаларында узачак Германия һәм Чили җыелма командалары арасындагы футбол матчы алдыннан 2017 елның 21 июнендә Казанда Татарстан-Саксония эшче төркеменең алдагы утырышын үткәрү хакында килешү барлыгы хакында хәбәр итте. Станислав Тиллих Рөстәм Миңнехановка Казанга чакырганы өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстан партнерлары белән кооперацияне Россия базарына чыгу өчен яхшы мөмкинлек дип атады.

Z/Intec сәнәгать күргәзмәсе ачылышы уңаеннан үткәрелгән рәсми кабул итү чарасында ясаган чыгышында, Рөстәм Миңнеханов Германиянең Татарстанның әйдәп баручы тышкы икътисади партнеры булуын, товар әйләнешенең 1 миллиард евродан артып китүен ассызыклады.
- Без Германия һәм Саксония компанияләренең Россия базарында эшләү өчен Татарстанны старт мәйданчыгы итеп сайлавына карата кызыксыну белдерәбез. Без ике якка да файдалы нигездә хезмәттәшлек итүгә әзер һәм сезне республикада көтеп калабыз, - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты.

Германиягә эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Лейпцигта «Аргамак» татар яшьләре берләшмәсе вәкилләре белән дә очрашты. Бүгенгә берләшмәдә 30 активист бар. Бу яшьләр төрле өлкәләрдә эшләүче белгечләр. Рөстәм Миңнеханов очрашу мөмкинлеге өчен, шулай ук татар халкының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен һәм телен саклап калу мәсьәләләренә битараф булмаганнары өчен барысына да рәхмәт белдерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading