Бүген Татарстанның барлык мәчетләрендә Корбан гаете уңаеннан бәйрәм намазлары укылды. Кол Шәриф мәчетендәге намазда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәккәдә хаҗ сәфәрендә булу сәбәпле, Кол Шәриф мәчетендәге бәйрәм намазын Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев уздырды.
Корбан бәйрәме иманы өчен улын корбан итәргә әзер булган Ибраһим пәйгамбәр хөрмәтенә уздырыла. Аллаһы Тәгалә пәйгамбәрнең иман ныклыгына инанып, корбанны сарык белән алыштыра.
Татарстан Президенты социаль челтәрдә мөселманнарны Корбан гаете белән котлады. Ул Кол Шәриф мәчетенең фотосын куеп: "Корбан бәйрәм мөбарәк булсын!" - дип язган ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар