16+

Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Казан блогерын Һиндстаннан өйгә кайтару мәсьәләсе карала

Татарстан Президенты кушуы буенча, республика хөкүмәте, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә, юл фаҗигасенә тарыган Казан блогеры Рәйхан Халитовны Һиндстаннан башкалага кайтарту мәсьәләсен карый.

Исегезгә төшерәбез: сәяхәтче-блогер сентябрь ахырында юл һәлакәтенә очрый, хәзер Һиндстан сырхауханәсендә дәвалана. Һиндстан полицейскийлары ачыклаганча, автобус каршы як полосага чыга һәм хәрәкәт итүче Рәйхан мотоциклы белән бәрелешә. Рәйханның шлемда булуы гына гомерен саклап калырга булышкандыр.

Татарстан хөкүмәте дәвалауны дәвам итү һәм тернәкләндерү өчен Рәйхан Халитовны Казанга кайтарырга ниятли. Хәзерге вакытта җәрәхәтләр алган блогерны юлга алып чыгу мөмкинлеге карала.

Рәйханның сырхауханәдәге һәр көне 70 мең тирәсенә төшә. Якыннары Рәйханның әкренләп үз аңына килүен хәбәр итә. Һиндстан табиблары киләчәккә якты фаразлар бирсә дә, Рәйханның аңлы эш итә алуына өч айлап вакыт кирәклеген белдерәләр.

Кичә социаль челтәрдә Рәйханның якыннары һәм туганнары түбәндәге мәгълүматны урнаштырган: «Җомга көнне әтигә дә, әнигә дә президент аппаратыннан шалтыратканнар. Әни сүзләренчә, аның белән сөйләшкән хатын-кыз Рәйханны белүләрен (искәрмә: Рәйхан дәүләт хезмәте институтын кызыл дипломга тәмамлаган) һәм безгә теләктәш булуларын җиткергән».

"Татар-информ"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading