16+

Рөстәм Миңнеханов Ольга Васильева белән ни хакында сөйлләшкән?

Кичә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эшлекле сәфәрдә иде, дип хәбәр итә "Татар-информ" Татарстан Президентының мәгълүмат хезмәтенә сылтама белән.

Мәскәүгә эшлекле сәфәр кысаларында Рөстәм Миңнеханов Россиянең мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева белән очрашкан. Алар регионда мәгариф өлкәсендә гамәлгә ашырыла торган проектлар белән бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышканнар. Мәгариф министры белән Татарстан Президенты Казан (Идел буе) федераль университетының алга таба үсеш перспективалары буенча да сүз алып барганнар.

Очрашуда республиканың фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов белән К(П)ФУ ректоры Илшат Гафуров та катнашкан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading