16+

Рөстәм Миңнеханов: “Татарстан командасы ныграк һәм нәтиҗәлерәк булырга тиеш”

Татарстан Президенты республиканың әйдәп баручы электрон ММЧ җитәкчеләре белән традицион очрашу уздырды

Татарстан Президенты республиканың әйдәп баручы электрон ММЧ җитәкчеләре белән традицион очрашу уздырды

Кичә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың әйдәп баручы электрон ММЧ җитәкчеләре белән традицион очрашу уздырды. Республика көне алдыннан үткәрелгән очрашуда Татарстан лидерына үзләренең сораулары белән өч телеканал һәм төбәкнең дүрт интернет-басмасы вәкиле мөрәҗәгать итте.
Сөйләшү барышында Татарстанның социаль-икътисади һәм иҗтимагый-сәяси үсешенә бәйле актуаль мәсьәләләр кузгатылды. Анда катнашучылар Президент белән республиканың төрле тармакларда һәм өлкәләрдә гамәлгә ашырыла торган эре проектлары, киләчәккә планнар һәм перспективалар турында фикерләште.
Россиядә Татарстанның лидерлык позицияләренә китергән уңышлар һәм федераль үзәкнең югары ышанычы турында сөйләгәндә Рөстәм Миңнеханов: "Татарстан командасы - ул кешеләр, предприятиеләр, безнең тарафдарлар, депутатларыбыз, федераль үзәк, ил җитәкчелеге, Президент, Премьер-министр, министрлар белән корылган мөнәсәбәтләр. Республикада күп кенә федераль программалар тормышка ашырыла, шул исәптән шактые безнең инициатива белән барлыкка килә. Алар барысы да хәзер бездә булган икътисади муллыкны формалаштыра", - диде.
Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Дәүләт Думасындагы депутатлар командасының активлыгын, профессиональлеген билгеләп үтте. Хәзер төп бурыч - парламентның түбән палатасында Татарстан позицияләрен тагын да ныгыту, дип басым ясап әйтте республика лидеры. "Дәүләт Думасында безнең командабыз куәтле. Ул команда тагын да ныграк һәм нәтиҗәлерәк булырга тиеш. Думада эшләгән коллегаларыбызның күбесе сайлауга кандидат булып бара. Без алардан сайлаучыларга файда, республикабыз халкы, Татарстан шәһәрләрендә, районнарында, торак пунктларында яшәүчеләр, предприятиеләребездә эшләүчеләр тоярлык файда көтәбез. Без шундый бурыч куябыз", - диде Татарстан Республикасы Президенты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading