Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия-Төркия хөкүмәтара комиссиясенең сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек буенча 15нче утырышында катнашты, дип хәбәр итә "Татар-информ". Чараны комиссиянең Россия һәм Төркия ягыннан рәисләре - Россия энергетика министры Александр Новак һәм Төркия икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи алып барды.
Скопировать ссылку

Рөстәм Миңнеханов, утырышның киңәйтелгән өлешендә чыгыш ясап, Александр Новакка әлеге утырыш өчен Казанны сайлауларына рәхмәтен белдерде.
"Без бу чараны шатланып кабул итәбез. Үз ягыбыздан ул югары оештырылган дәрәҗәдә узсын өчен бөтенесен дә эшләрбез. Комиссия утырышы алга таба Россия Федерациясе һәм Төркия Республикасы арасындагы мөнәсәбәтләрнең ныгуына ярдәм итәчәгенә ышанам", - диде ул.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, Төркия - республиканың эре партнерларының берсе. Күп кенә төрек компанияләре төбәккә акча инвестицияли, финанс кертемнәренең гомуми күләме 2 миллиард АКШ долларын тәшкил итә.
Республика лидеры белдергәнчә, Татарстан һәм Төркия арасындагы хезмәттәшлек итү өлкәсе күптөрле, ул үз эченә энергетика, нефть химиясе, машина төзелеше, мәгълүмати технологияләр, төзелеш, туризм һәм башка тармакларны ала.
Комментарийлар