16+

Рөстәм Миңнехановка Коръәннең затлы итеп эшләнгән сирәк басмасын бүләк иттеләр

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Мәскәүгә эшлекле сәфәре вакытында Коръәннең сирәк басмасын бүләк иттеләр.

Рөстәм Миңнехановка Коръәннең затлы итеп эшләнгән сирәк басмасын бүләк иттеләр

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Мәскәүгә эшлекле сәфәре вакытында Коръәннең сирәк басмасын бүләк иттеләр.

Мөселманнарның изге китабының уникаль нөсхәсен башкала татарлары исеменнән республика җитәкчесенә эшмәкәр Ильяз Мөслимов тапшырды. Чара Татарстанның Мәскәүдәге тулы вәкаләтле вәкиллегендә узды, дип хәбәр итә Татар-информ.
Киләчәктә Коръән Казан Кремлендә сакланачак.



Әлеге китап 2004 елда Ватикан басмаханәсендә Папа Иоан Павел II рөхсәте белән нәшер ителгән булган.

Болгарда саклана торган дөньядагы иң зур Коръән нәкъ шушы изге китапның күчермәсе булып тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading