16+

Рөстәм Миңнеханов 4 баланың хыялын тормышка ашырачак

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Елка желаний» дип исемләнгән Яңа ел акциясендә катнашты. Бу хакта республика президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Елка желаний» дип исемләнгән Яңа ел акциясендә катнашты. Бу хакта республика президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә. 

Рөстәм Миңнеханов дүрт яшь татарстанлының теләген үтәячәк. Бу – синтезатор турында хыялланган 13 яшьлек Арслан; планшет сорап язган 14 яшьлек Адилә; Яңа елга хоккей өчен спорт сумкасы сораган 15 яшьлек Роман; "Молния Маккуин" машинасы сораган 7 яшьлек Егор. 

Чара бүген «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясе съезды вакытында узды. 60 баланың яңа ел хыялын тормышка ашыручы әлеге акциядә муниципаль берәмлек башлыклары да катнашты. 

Чарада Яңа елга кадәр офлайн яки елкажеланий.рф сайты аша онлайн катнашырга мөмкин. "Төп шарт - теләк 2021 елның 28 февраленә кадәр үтәлергә тиеш", - дип өстәде Галимова. 

Акция «Минем белән хыял» бөтенроссия хәйрия проекты тарафыннан оештырылган. Акцияне Россия Президенты Владимир Путин да хуплады. Ул Тула өлкәсеннән 10 яшьлек Александр Колесниковның теләкләрен тормышка ашырачак. Малай чын панданы кочакларга теләвен белдергән. Путин Кызыл мәйданда тимераякта шуарга һәм Президентның кайда эшләвен күрергә хыялланган 9 яшьлек Чиләбе малае Дмитрий Ощепковның да теләген үтәячәк.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading