16+

Рөстәм Миңнеханов: «Башкортстан татарлары – ике республика багланышларын ныгытуда ярдәм»

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Башкортстанда яшәүче татарларның ике республика арасындагы багланышларны ныгытуда ярдәм итәчәкләрен билгеләп узды. Бу хакта ул Уфада журналистларга әйтте, дип яза "Татар-информ".

Рөстәм Миңнеханов Башкортстан татарларының үзара элемтәләрне якынайту өчен бер этәргеч бирүенә игътибар юнәлтте. “Монда бер миллион татар яши. Алар монда бик матур итеп эшли. Кичә очрашу булды, алар бик канәгать. Мондагы татарлар безнең элемтәләр ныграк, якынрак булсын өчен ярдәм итәчәк, – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. – Безне Башкортстанда татарлар гына түгел, бөтен Башкортстан халкы бик җылы, матур итеп кабул итте. Бер шигем дә юк: килешүгә куллар куйдык. Без киләчәктә дә ике республика ничек итеп дус яшәргә тиеш дигән мәсьәләдә Россия күләмендә үрнәк булырга тиеш”.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading