16+

Рөстәм Миңнеханов: "Демографик хәлне бик җитди анализларга кирәк”

Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясендә катнашкан Президент Рөстәм Миңнеханов республикада туучылар саны аз булуы хакында сөйләде. 

Президент сүзләренчә, бүген республикада әлеге җитди проблеманы чишү юллары эзләнелә, бу юнәлеш буенча федераль дәрәҗәдә актив эш алып барыла.
“Без демография өлкәсендә бик нык аска тәгәрәдек. Бу безне бик нык борчый. Демографик хәлне бик җитди анализларга кирәк”, дип белдерде Татарстан Президенты.
Шул ук вакытта ул республикада уртача гомер озынлыгының артуын һәм 74 яшькә җитүен билгеләп үтте.
ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе мәгълүматлары буенча,  узган ел Татарстанда туучылар саны 48596 булган, бу күрсәткеч 2016 ел белән чагыштырганда 13,8 процентка кимрәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading