16+

Рөстәм Миңнеханов имзалаган дәүләт бүләкләре кемгә эләккән?

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләү турындагы указны имзалады.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләү турындагы указны имзалады.

Дәүләт бүләгенә төрле тармакларда эшләүче алты кеше лаек булган. ТР җитәкчесе сайтында бастырылган документта шул турыда хәбәр ителә.

Исемлеккә ТР Дәүләт Советы Аппаратының Оештыру идарәсе башлыгы Артур Идиатуллин, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Хокук идарәсе башлыгы урынбасары Юлия Олонова кертелгән. Алар дәүләт хакимияте органнарында нәтиҗәле хезмәт өчен бүләккә лаек булды.

Шулай ук, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен Г.Камал исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Рамил Минханов бүләкләнә. Бүләкләнүчеләр исемлегендә ТР агросәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен «Нигез» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыят тракторчысы Идһәр Мирзамөхәммәтов бар.

«Россия өчен „Халык фронты“ Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан Республикасындагы төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фазыловның хезмәте дә бүләккә лаек булды. ТР җитәкчесе аны актив җәмәгать эше өчен билгеләп үтте.

Шулай ук Татарстан Президенты Алабуга районыннан Морт участок урманчылыгының участок урманчысы Мәҗит Шәйхетдиновны ТР урман хуҗалыгын үстерүгә керткән зур өлеше өчен бүләкләде. 

Чыганак

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading