16+

Рөстәм Миңнеханов Корбан гаете чараларында катнашты

Бүген 4 сәгать 30 минутта Татарстан мәчетләрендә мөселманнарның төп гаетләренең берсе – Корбан гаетенә багышланган бәйрәм чаралары башланды.

Рөстәм Миңнеханов Корбан гаете чараларында катнашты

Бүген 4 сәгать 30 минутта Татарстан мәчетләрендә мөселманнарның төп гаетләренең берсе – Корбан гаетенә багышланган бәйрәм чаралары башланды.

Бәйрәм намазы иртәнге бишкә тәгаенләнгән иде, бу хакта мәгълүматны алдан Татарстан Диния нәзарәте таратты. Республикакүләм гает Казанның Галиев мәчетендә узды, бәйрәм вәгазен һәм намазны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин үткәрде. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин быел бәйрәм чараларын Мәккәдә үткәрә, ул Ике Изге урынны саклаучы – Король Сәлман кунаклары өчен Согуд Гарәбстаны Корольлегенә хаҗ сәфәрендә.

Галиев мәчетенә бәйрәм вәгазенә һәм намазга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Болгар ислам академиясе ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин да килгән иде.

Вәгазендә Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Корбан гаетенең әһәмиятен аңлатудан тыш, Татарстанда югары дәрәҗәдәге дини белем алу өчен барлык мөмкинлекләр булдырылганын искәртте. “Татарстанда булган мәдрәсәләр һәм Болгар ислам академиясе Россия Федерациясе өчен имам-хатыйбларны әзерләп киләләр. Әле 100 ел элек кенә безнең андый мөмкинлекләр юк дәрәҗәсендә иде, без бөлгенлектә, илебез авыр чорда иде”, - дип билгеләп узды Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин. Ул Болгар ислам академиясенең бу уңайдан аерым урын алып торганын аңлатты. “Болгар ислам академиясен искә алмыйча булмас. Аның барлыкка килүе һәм өммәтебезгә хезмәт куюы үзе бер могҗизадыр. Аның фәрманына Россия Президенты Владимир Путин имза куеп рөхсәт бирде. Бу безнең милләтебез өчен зур вакыйга”, - диде мөфти урынбасары.

Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин шулай ук корбан чалу кагыйдәләре белән таныштырып үтте. Намаз башланыр алдыннан Рөстәм Вәлиуллин Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән килгән котлау телеграммаларын укыды.

Бәйрәм намазыннан соң дога кылып, Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин татар милләтенә телен һәм гореф-гадәтләрен саклау өчен мөмкинлекләр булуын теләде. "Әлмәттәге татар "Нур" мәктәбе, "Мозаффария" кызлар мәктәбенең аякка басып эшләп китүен насыйп әйлә. Безнең милләтебезгә телләребезнең, гореф-гадәтләребезне саклап яшәргә насыйп әйлә", - диде хәзрәт.

Татар-информ

Фото: Фото: tatarstan.ru

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading