16+

Рөстәм Миңнеханов күпбалалы әниләргә “Ана даны” медален тапшырды

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова исеменнән тантаналы кабул итү чарасы узды.

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова исеменнән тантаналы кабул итү чарасы узды.

Матур традициягә әверелгән бәйрәмдә барлыгы 48 гаилә җыелды. Аларның яртысы диярлек – күпбалалы гаиләләр. Барысы да гаиләләрендә яраткан ата-ана, ир һәм хатын, ә эшләрендә – чын професионаллар.

Бүген биш гаилә бүләкләнде. Рөстәм Миңнеханов биш бала тәрбияләүче Азнакайдан Земфира Погосян, Кукмарадан Фәнзилә Гыйлфанова, Чирмешәннән Ирина Исмендеева һәм 12 бала үстерүче Чаллыдан Лариса Толпеевага “Ана даны” медален тапшырды.

Президент гаҗәеп балалар тәрбияләүче гаиләләргә рәхмәтен әйтеп, мәхәббәт, иминлек, игелек һәм сәламәтлек теләде. 

“Гаилә – һәрнәрсәнең нигезе”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстанда гаилә кору, балалар үстерү өчен уңайлы шартлар булдыру максатыннан республикада дистәләгән социаль программалар, проектлар тормышка ашырыла. Мәсәлән, торак йортлар, балалар бакчалары, мәктәпләр төзелә, бала тудыру үзәкләре, хастаханәләр ачыла, гаилә спорты, ял итү инфраструктурасы үсә.

Сүз уңаеннан, Татарстанда гаилә таркалу очраклары инде өченче ел рәттән кимүгә таба бара. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading