«Созвездие-Йолдызлык» фестивале хәрәкәте республикада балалар һәм яшьләрнең визит карточкасына әйләнде», – ди Президент.
Скопировать ссылку
«Созвездие-Йолдызлык» фестивале хәрәкәте республикада балалар һәм яшьләрнең визит карточкасына әйләнде», – ди Президент.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә «Созвездие-Йолдызлык-2019» республика эстрада сәнгате яшьләр фестивале җиңүчеләрен бүләкләде. Гран-при ияләре, беренче дәрәҗә лауретлар, Татарстан Президентның махсус дәүләт стипендиясенә лаек булды.
Фестиваль җиңүчеләрен бүләкләү инде күркәм гадәткә әйләнгән. Барлыгы 40 бүләк, алар арасында ялгызы да, коллектив белән дә чыгыш ясаучылар бар. «Сезне Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйм. Иң якты хатирәләр балачак белән бәйле. Балачак кичерешләрен бөтен гомеребез аша уздырабыз, шуңа күрә бу бәйрәм бик мөһим», – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов стипендиатларга.
Президент олылар алдында яшь буынны тәрбияләү җаваплылыгы торганын искәртте. «Без балалар тормышта үзләре якланган хис итүе өчен барысын да эшләргә тиеш», – диде ул. Рөстәм Миңнеханов фестиваль балаларның иҗади сәләтләрен күрсәтү мәйданчыгы булганын, аның аша миллионлап бала узганын әйтте.
«Созвездие-Йолдызлык» фестивале хәрәкәте ике дистә ел үсеш ала. Ул республикада балалар һәм яшьләрнең визит карточкасына әйләнде. Төрле елларның җиңүчеләре үзләрен иҗатта үстереп, танылу алды. Фестиваль концертлары Мәскәү, Санкт-Петербург, Севастопольда уңышлы уза. «Йолдызлык» үсеп килүче буынның патриотик һәм рухи әхлакый тәрбия үрнәге булып тора. Респубика сезнең белән горурлана!» – диде.
Президент педагог, остазларга, оештыручыларга рәхмәтен җиткерде. «Сез чын йолдызлар үстерәсез. Киләчәктә дә балалар тамашачыларны башкару осталыгы, искиткеч талантлары белән шатландырыр дип ышанам», – дип әйтте. Рөстәм Миңнеханов киләсе елда ТАССРның 100 еллыгы билгеләп үтеләчәген искәртте. «Фестиваль республиканың бай тарихын ачып бирүгә булышыр дип ышанам», – диде.
Комментарийлар