16+

Рөстәм Миңнеханов Курск сугышында Җиңүнең 75 еллыгы белән котлады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Курск сугышында Җиңүнең 75 еллыгы белән котлады.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Курск сугышында Җиңүнең 75 еллыгы белән котлады.

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне Курск янындагы дәһшәтле сугышта җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан ихлас йөрәктән котлыйм.

1943 елның җәендә Курск дугасындагы канкойгыч орышлардан соң Бөек Ватан сугышында тамырдан борылыш тәмамланды.

Немец-фашист гаскәрләренең Сталинград янында тар-мар ителүенә карамастан, дошман, актык көчен туплап, куәтле яңа танкларын сугышка кертеп, Курск дугасында җиңәргә өметләнде.

Әмма мондагы сугышның беренче көннәреннән үк фашистларның планнары барып чыкмаячагы аңлашылды. Кораллы Көчләргә стратегик җитәкчелекнең югары дәрәҗәдә булуы, фронтовикларның батырлыгы, җиңүгә көчле ышанычы, илебез оборона комплексының мөмкинлекләре артуы нәтиҗәсендә гитлерчыларның һөҗүме өзелде, Кызыл Армия өстенлекне тулысынча үз кулына алды.

Шулай итеп, 1943 елның көзенә кергәндә СССРда дошман оккупацияләгән җирләрнең күпчелек өлеше азат ителде.

Курск янында татарстанлылар батырларча көрәште. Советлар Союзы Герое исеме бирелгән сугышчылар арасында чыгышы белән Балык Бистәсе районыннан булган, танкка ату коралын төзәүче сержант Зәки Шәймәрдановны без һәрчак олылап искә алабыз. Бер бәрелеш вакытында гына да ул биш фашист танкын, шул исәптән өч «Тигр»ны сафтан чыгарды. Прохоровка авылы янындагы мәгълүм орышта 10 нчы танк корпусы составында «Татарстан колхозчысы» дигән язулы Т-34 танклары атакага барды. Курск дугасының көньяк канатында 202 нче авиация дивизиясенең
Пе-2 бомбардировщиклары – республика халкы җыйган акчага Казанда ясалган очкычлар дошманны тар-мар китерде.

Орёл һәм Белгородның азат ителүе турында хәбәр биргән беренче җиңү салютлары, һичшиксез, Татарстан халкының сугышчан һәм хезмәт батырлыгы хөрмәтенә дә яңгырады.

Бөек Ватан сугышы тарихының данлыклы сәхифәләре безнең олы горурлыгыбыз да, Ватаныбызның бетмәс көч-куәтенә ныклы ышанычыбыз нигезе дә булып тора,  - дигән юллар бар Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатендә.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading