16+

Рөстәм Миңнеханов Кырым башлыгына кайгы уртаклашу телеграммасы юллады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксеновка Керчь политехника көллиятендә фаҗига белән бәйле кайгы уртаклашу телеграммасы юллады.

“Татарстанда Керчь политехника көллиятендә шартлау аркасында корбаннар булуы турындагы хәбәрне кайгырып һәм борчылып кабул иттеләр. Гаепсез кешеләрнең, яшьләрнең үлеме бик аяныч, республикада яшәүчеләр һәлак булучыларның гаиләләре һәм якыннары белән бергә кайгыра. Аларга безнең таяныч сүзләрен һәм зыян күрүчеләргә тизрәк савыгуларын теләвебезне тапшыруыгызны телибез”, - диелгән телеграммада.

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading