16+

Рөстәм Миңнеханов «Үлемсез полк» онлайн-акциясендә катнашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Үлемсез полк» онлайн-акциясендә катнашты һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булган әтисенең абыйсы Галимҗан Миңнеханов турында сөйләде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Үлемсез полк» онлайн-акциясендә катнашты һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булган әтисенең абыйсы Галимҗан Миңнеханов турында сөйләде.

«Галимҗан Миңнеханов – минем әтинең абыйсы. Ул 359нчы укчы полк составында сугышкан. 1941 елның декабрендә Мәскәү янында барган сугышларда һәлак булган. Хәтерлим һәм горурланам!», - дип язган Президент Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә.

Ул шулай ук үз сәхифәсендә язылучыларны #БессмертныйПолкОнлайн акциясендә катнашырга чакырды.

«Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарыгызның фотоларын 2021.polkrf.ru сайтына урнаштырыгыз», - диде Президент.

«Татар-информ» агентлыгы Җиңү көне уңаеннан ел саен үткәрелә торган «Үлемсез полк» акциясенең санитар-эпидемиологик вазгыятькә бәйле рәвештә 24 июньгә күчерелүе хакында хәбәр иткән иде. Шунысын да искәртик: узган елда Россия Президенты Владимир Путин коронавирус пандемиясе аркасында Җиңү парадын июнь аена күчергән иде. Быел исә ул үз вакытында – 9 Майда узачак. 

Чыганак: "Татар-информ"

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading