16+

Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның гаиләләренә түләүләр турындагы Указның эчтәлеген киңәйтте

Указ 3 апрельдә үз көченә керәчәк.

Указ 3 апрельдә үз көченә керәчәк.

Татарстан Рәисе МХОда һәлак булганнарның гаиләләренә түләүләр турындагы Указның эчтәлеген киңәйтте. Махсус операция зонасында, шулай ук дәүләт чиген саклаганда һәлак булган ФСБ һәм эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә бер тапкыр бирелә торган 2 млн сум түләү каралган.

Элегрәк шундый төр түләү ДНР, ЛНР һәм Украина территориясендә махсус хәрби операциядә катнашкан хәрби хезмәткәр һәлак булган очракта каралган. Хәзер әлеге төр акчалар 2022 елның 30 сентябреннән Запорожье өлкәсе һәм Херсон өлкәсе территорияләрендә һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә дә биреләчәк. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading