16+

Рөстәм Миңнеханов мэрга кисәтү ясаган

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиевкә Яшьләр көнен санитар таләпләрне үтәмичә үткәргән өчен кисәтү ясады.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиевкә Яшьләр көнен санитар таләпләрне үтәмичә үткәргән өчен кисәтү ясады.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов мэрга тикшерү нәтиҗәләре һәм чараны тиешенчә оештырмаган өчен җаваплылыкка тартылучылар турында хәбәр итәргә кушты. Ул шулай ук башлыкларның игътибарын чараларны санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмичә үткәрү ярамавына юнәлтте. «Һәркем үз территориясендә моның өчен шәхси җавап тотачак», - дип искәртте Президент.

Элегрәк «Татар-информ» Чаллы Роспотребнадзоры Яшьләр көненнән соң массакүләм чаралардан баш тартырга тәкъдим иткәнлеген хәбәр иткән иде. Бәйрәмнән соң матбугат чараларында пәйда булган язмаларда меңләгән кешенең социаль дистанцияне сакламыйча һәм саклану чараларыннан башка җыелуы күренә.  

Чыганак: "Татар-информ"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading