16+

Рөстәм Миңнеханов тагын бер илнең санкцияләр исемлегенә керде

Канада Россиягә каршы санкцияләрне киңәйтә.

Канада Россиягә каршы санкцияләрне киңәйтә.

Яңа рестрикцияләр Россиядән 14 физик һәм 34 юридик затка, шул исәптән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханымга кагыла. Бу хакта Россия Хөкүмәте сайтында хәбәр ителә.

Санкцияләр шулай ук «Вагнер» шәхси хәрби компаниясе белән бәйле гражданнарга каршы кертелә. Шулай итеп, чикләүләр шәхси хәрби компаниягә нигез салучы Евгений Пригожинның «Конкорд менеджмент һәм консалтинг» компаниясенә кагыла. Яңа «кара исемлек»тәге тугыз предприятие Беларусьның финанс секторы белән бәйле.

Физик затлар арасында рестрикциягә шулай ук РФ саклану министрының урынбасары Николай Панков һәм башкалар да эләккән.

Мондый адымга Оттава Россиягә «басымны көчәйтү» өчен барды, дип белдерде Канада Премьер-министры Джастин Трюдо.

Искәртик, гыйнварда АКШ Миңнехановка һәм аның тормыш иптәшенә каршы санкцияләр кертте.

Чыганак - "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading