16+

Рөстәм Миңнеханов Татарстан мәктәпләрен саклауны оештыруны тикшерергә кушты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика мәктәпләрендә иминлекне тәэмин итү мәсьәләләренең ничек хәл ителүен тикшерергә кушты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика мәктәпләрендә иминлекне тәэмин итү мәсьәләләренең ничек хәл ителүен тикшерергә кушты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Күчмә төркемнәр Росгвардия һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләреннән формалаштырылачак. Тикшерү нәтиҗәләре буенча Президентка вәзгыять турында хәбәр ителәчәк», — дип аңлатты ул.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Ижаудагы фаҗигадән соң Татарстан мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында куркынычсызлык чараларын көчәйтәчәкләр. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, барлык балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм көллиятләрдә хәвефле төймәләр, видеокүзәтү системалары һәм үткәрү системасы, шулай ук каравылчыларның эшчәнлеген тикшерәчәкләр.

26 сентябрьдә Ижевскның 88 нче мәктәбендә аның элеккеге укучысы балаларга һәм мәктәп персоналына каршы ут ачты, аннан соң үз-үзенә кул салды. 17 кеше үлде — 11 бала һәм алты олы яшьтәге кеше, тагын 20 дән артык кеше җәрәхәтләнде. Удмуртия Республикасында матәм игълан ителде. Казанда һәм Татарстанның башка шәһәрләрендә фаҗига корбаннарын искә алдылар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading