16+

Рөстәм Миңнеханов туган көн котлауларына ничек җавап бирүен күрсәтте

Татарстан Президенты бүген 63 яшьлек гомер бәйрәме уңаеннан котлаулар кабул итә.

Татарстан Президенты бүген 63 яшьлек гомер бәйрәме уңаеннан котлаулар кабул итә.

Якшәмбе, 1 мартта, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 63 яшьлек туган көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан республика лидеры Инстаграмда котлауларга ничек җавап бирүен күрсәткән ролик урнаштырды.

Видео Миңнехановның телефон экранын хәтерләтә һәм анда Президентның котлауларга ничек җавап бирүе күрсәтелә. “Котлаучылар” арасында җырчы Салават Фәтхетдинов, Республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Чечня башлыгы Рамзан Кадыров, Башкортстан җитәкчесе Радий Хабиров һәм актер Стивен Сигал бар.

Рөстәм Миңнеханов 1957 елның 1 мартында туган. 2010 елның 25 мартыннан республика белән җитәкчелек итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading