16+

Рөстәм Миңнеханов ЮХИДИ инспекторын медаль белән бүләкләде

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ЮХИДИ инспекторы, полиция лейтенанты Марсель Бәдретдиновны медаль белән бүләкләде. Ул үз тормышын куркыныч астына куеп, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган тикшерү органнары хезмәткәрен туктаткан, дип хәбәр итә “Татар-информ”ның үз чыганагы.

Батырлыгы һәм хезмәткә тугрылыгы өчен полиция лейтенанты Марсель Бәдретдинов “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнәчәк. Бүләкне Эчке эшләр хезмәткәрләре көне уңаеннан үткәрелә торган тантаналы чарада Президент тапшырачак.

Искәртеп үтәбез, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, 9 ноябрьдә Казанның Пушкин һәм Карл Маркс урамнары чатында инспекторның документлар күрсәтүен үтенүгә җавапка, рульдә утырган хәрби тикшерүче машинасы газына басып, алга ыргылган һәм китеп барган.

Машина бәрүдән Бәдретдинов берничә метрга “очкан”. Ул шунда ук торып баса, юл кагыйдәләрен бозучыны тоткарларга аңарга хезмәттәше ярдәмгә килә. Әлеге хәрби тикшерүче, узган ел ЮХИДИ хезмәктәрләре туктаткач, медицина тикшерүе узудан баш тартканы өчен машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading