16+

Рөстәм Миңнехановның туган көнен кайда үткәрүе билгеле булды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең туган көнендә эш урынында булачак. Аңа бүген 64 яшь тула.

Рөстәм Миңнехановның туган көнен кайда үткәрүе билгеле булды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең туган көнендә эш урынында булачак. Аңа бүген 64 яшь тула.

Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

"Президентның бүген <…> гадәти эш көне, көн тәртибендә - берничә чара», — дип билгеләп үтте агентлык әңгәмәдәше. Ул республика җитәкчесенең эш көне гадәттәгечә иртәнге алтыда башланачак, диде.

«Аннары „Ак Барс“ хоккей клубы белән сезон башланыр алдыннан традицион очрашу (сүз Гагарин Кубогы турында — Т-и.иск.), аннары Яшел Үзән районында глэмпинг проекты буенча презентация», — дип өстәде Галимова.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 1990 елда хакимият органнарында эшли башлады, Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнде. 1996-1998 елларда — ТР Финанс министры, 1998 елдан 2010 елга кадәр-республика Премьер-министры вазифасында. 2010 елның 25 мартыннан Татарстан Республикасын җитәкли.  

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading