16+

Рөстәм Нәбиев нинди рекорд куйган?

13 июньдә Рөстәм Нәбиевка Русия Рекордлар китабы дөнья рекордын кую турында сертификат тапшырды.

13 июньдә Рөстәм Нәбиевка Русия Рекордлар китабы дөнья рекордын кую турында сертификат тапшырды.

Рекордсмен үзе өчен истәлекле вакыйга турында социаль челтәрләргә язган.
- 2020 елның 12 сентябрендә Эльбруска кулларымда гына менгәндә дөнья рекордын куйдым, анда бозваткыч белән 30 меңнән артык сугу ясаганмын һәм бүген миңа сертификат тапшырдылар. Эльбрус турында башкача сөйләмим, бу - ахыргы нокта. Киләсе фотосурәт Һималай таулары биеклегеннән булыр дип өметләнәм, – дигән Рөстәм Нәбиев үзенең социаль челтәрләрендә.
Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Нәбиев 2015 елда Омскида казарма җимерелгәннән соң ике аяксыз калган иде. Ул вакыт анда 24 солдат һәлак булды, дип яза "Кызыл таң"

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading