16+

Рөстәм Нәбиевның әтисе вафат

Әле күптән түгел генә әтисендә кунакта булып, матур видеолар элгән иде...

Әле күптән түгел генә әтисендә кунакта булып, матур видеолар элгән иде...

Блогер Рөстәм Нәбиевның гаиләсендә олы кайгы: аның әтисе үлгән. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә хәбәр итте. 

Рөстәм әтисе белән бик дус иде. Гаиләсе белән еш кына Чакмагышта аларда кунакта булганы булды. Әтисенең хатыны Алина, Рөстәм бәхетсезлеккә тарыгач, Мәскәүдә дәваханәдә айлар буе аны карап торган. Ул аларга моның өчен нык рәхмәтле булды һәм кулыннан килгәнчә ярдәм итте, әтисенең яңа гиләсендә туган сеңлесе белән дә бик дус.
Күптән түгел Рөстәм бакчасындагы йортны сүткәч, әтисе аны, яңа участокта корырга дип, алып кайтып киткән иде. 

Әлегә аның үлеменең сәбәбе билгесез. Яшь кенә гомерендә бик күп бәхетсезлекләргә тарыган һәм аларның һәрберсен егетләрчә җиңә белгән Рөстәмнең тирән кайгысын уртаклашабыз һәм сабырлыклар телибез, дип яза «Кызыл таң» газетасы. 
 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ростэмнен авыр кайгысын уртаклашам, аллахым сабырлыклар бирсен, бик авыр кайгы, этисенен урыны жэннэттэ булсын

    Мөһим

    loading