16+

Рифат Фәттахов: "Казанда татарның бөек шәхесләренә тиешле дәрәҗәдәге һәйкәл куя белмиләр!"

Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов озак еллар Рәшит Ваһаповка һәйкәл куймакчы булып йөри. Продюссер бу эш әле дә хәл итеп бетерелмәгән ди. 

-Ләкин боз кузгалды инде. Ул Казанның Павлюхин белән Нурсолтан Назарбаев урамнары киселешендә Филармония янында торачак. Бездә һәйкәлләр бик тиз куелмый шул, аеруча да татар шәхесләренә кагылышлы һәйкәлләр. Кызганыч, соңгы вакытта Казанда куелган һәйкәлләр безнең татар шәхесләрен күтәрми. Бу минем шәхси фикерем.

Рөстәм Яхин сынын гына алыйк – ул анда бөек композитор кебек түгел, ә мескен кыяфәттә басып тора. Һади Такташ сынын күренмәсен өчен мухсус яшереп куйганнар диярсең. Аны махсус эзләмәсәң, таба алмыйсың. Ул анда гомумән шагыйрьгә ошамаган, асфальт җәючене хәтерләтә. Ә һәйкәл бит ул әллә каян күренеп торырга тиеш. Мәскәүдәге һәйкәлләрне карагыз сез?! Бөек шәхесләребезнең һәйкәле куелыр алдыннан махсус комиссия ашарга узарга тиеш. Безнең максат - Рәшит Ваһапов һәйкәлен кую гына түгел, ә сыйфатлы, матур, югары зәвык белән эшләнгән сын булдыру, - ди Рифат Фәттахов. 

фото - "Татар-информ"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading