16+

"Рубин": 500нче матч һәм чираттагы җиңү

Казанның "Рубин" командасы ил чемпионатының 6нчы очрашуын үз тамашачылары каршында Туланың "Арсенал" футболчыларына каршы уздырды. 

"Рубин": 500нче матч һәм чираттагы җиңү

Казанның "Рубин" командасы ил чемпионатының 6нчы очрашуын үз тамашачылары каршында Туланың "Арсенал" футболчыларына каршы уздырды. 

Ил чемпионатын гаять уңышлы башлап җибәргән "Рубин" соңгы ике турда оттырырга мәҗбүр булды. ЦСКАга да, "Краснодар"га да якташларыбыз минималь исәп белән җиңелгән иде. Шуңа да карамастан, әлеге җиңелүләрне хәтта дус булмаганнар да трагедия буларак кабул итмәде. Әлеге уеннарда да теләк тә җитәрлек булды, максимализм да хәттин ашкан иде, бары осталык кына җитеп бетмәде.

Дөрес, "Арсенал" белән уен алдыннан борчылучылар да җитәрлек иде. Хәтерегездә булса, элеккеге елларда "Рубин" грандлар белән шәп кенә уйнап, уртакул командаларга оттырып куя иде. Хәер, соңгы елларда уртакул командалар төшенчәсенә дә шактый үзгәрешләр керде, быел әнә лидер булып исәпләнүчеләр арасында да бик үк лидер булмаучылар җитәрлек. Ә "Арсенал" соңгы ике сезонда аутсайдер да түгел инде. Шунысы да кызык, казанлылары белән тулалылар моңарчы үзара 26 матч уздырып, җидесендә - "Рубин", унысында "Арсенал" җиңү яулаган була.

Казанның Үзәк стадионында узган матч исә Казан командасы файдасына 1:0 исәбе белән тәмамланды. Бердәнбер тупны 72нче минутта Евгений Марков кертте. Шунысын да искәртик: әлеге матч казанлылар өчен Россия премьер-лигасындагы 500нче уен иде. 16 сезоннан артык булган әлеге вакыт аралыгында Казан командасы 203 тапкыр җиңү яулаган, 148 тапкыр оттырган һәм 149 уенны уртак нәтиҗәгә тәмамлаган. 185 матчта безнекеләр үз капкаларына бер туп та керттермәгән.

Чираттагы очрашуны якташларыбыз 25 август көнне Ростовта җирле "Ростов" командасына каршы уздырачак. Корбан Бердыевның элеккеге командалары арасындагы уен кызык булырга охшап тора.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading