Казан клубы Слуцкий җитәкчелегендә беренче тапкыр уңышка иреште.
Россия чемпионатының 22нче тур уенында “Рубин” футболчылары бүген Тулада җирле “Арсенал” командасын отты – 1:0.
Шунысы игътибарга лаек: “Рубин”га 56нчы минуттан алып бер уенчыга азрак составта уйнарга туры килде – икенче тапкыр кагыйдә бозган өчен Денис Макаровка “кызыл” карточка күрсәтелде.
Ә аңа кадәр уен язмышын хәл иткән туп кертелгән иде инде. Беренче тайм азагында ярымсакчы Зурико Давиташвили уңышка иреште.
Шулай итеп, “Рубин” 9 матчка сузылган җиңүләрсез сериядән котылды һәм Леонид Слуцкий җитәкләгәндә беренче тапкыр рәсми матчта җиңү яулады. Соңгы җиңүен "Рубин" 5 октябрьдә Казанда яулаган – "Тамбов"тан өстен чыккан иде.
Шунысын да әйтергә кирәк: “Рубин”ның моңа кадәр Тулада җиңү яулаганы булмаган әле.
Фото: rubin-kazan.ru
Комментарийлар