16+

«Рубин» белән ЦСКА матчын карау өчен 20 мең кеше гариза биргән

«Казан-Арена» стадионында узачак «Рубин» белән ЦСКА матчын бушка карау өчен 20 мең кеше гариза җибәргән.

«Казан-Арена» стадионында узачак «Рубин» белән ЦСКА матчын бушка карау өчен 20 мең кеше гариза җибәргән.

- Әлегә без уенга 20 мең кеше җыйдык. Араларында 2,5 мең кеше ЦСКА җанатарлары. Мәскәүдән оештырылган төркемнәр киләчәк. Без башкала клубы белән элемтәдә торабыз. Бу уен стадионны Конфедерация Кубогы алдыннан сынау матчы булачак. Стадионның барлык системалары эшчәнлеген тикшерү өчен без күбрәк кеше җыярга тиеш. Аншлаг булыр дип уйлыйм. Барлык кешеләрне дә Россия чемпионатының лидерларының берсе белән булган матчка чакырам, - диде Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов.

Исегезгә төшерәбез, матч 17 май көнне булачак. Теләгән һәр кеше анда җанатар паспорты белән килә ала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading