16+

«Рубин» «Динамо» белән көч сынашты

Кичә «Рубин» икенче турда Мәскәү «Динамо»сы белән көч сынашты. Уен 1:1 исәбе белән тәмамланды.

«Рубин» «Динамо» белән көч сынашты

Кичә «Рубин» икенче турда Мәскәү «Динамо»сы белән көч сынашты. Уен 1:1 исәбе белән тәмамланды.

Мәскәүлеләр беренче таймда беренче булып тупны кертте, голның авторы Федор Черных. Икенче таймда исә казанлылар исәпне тигезләде, «Рубин» өчен беренче голны Дмитрий Полоз кертте.

Шулай итеп, Казан командасы 4 очко яулап, турнир таблицасында әлегә беренче урынга менде. 
Исегезгә төшерәбез, киләсе уенны «Рубин» Казанда 13 августта үткәрәчәк. Көндәшебез Санкт-Петербургның «Зенит» командасы.

Россия премьер-лигасы, 2нче тур. 
«Динамо» (Мәскәү) – «Рубин» (Казан) – 1:1 (1:0). 
Голлар:
Черных (15) – Полоз (52).
Сары карточкалар: Соу (35), Панченко (47), Марков (64). 

«Динамо»: Шунин, Козлов, Рыков, Шунич, Морозов (Темников, 76), Хольмен, Соу, Жоаозиньо, Черных (Рауш, 88), Луценко (Марков, 63), Панченко. 

«Рубин»: Джанаев, Цаллагов, Навас, Уремович (Сорокин, 46), Чико, Байрамян, Камболов, Могилевец, Коновалов Иг., Полоз, Азмун (Бухаров, 20).

Динар Хәмидуллин

Фото: rubin-kazan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading