Футбол буенча Россия чемпионатының беренче турында Казанның «Рубин» командасы «Казан-Арена»да «Краснодар»ны 2:1 исәбенә отты. Безнекеләрдән ике тупны да Иран форварды Сердар Азмун, ә кунаклардан Федор Смолов кертте.
3 августта казанлылар Мәскәүдә «Динамо» командасы белән уйный. Ә Казанда исә киләсе уен 12 август көнне узачак. «Рубин» Санкт Петербургның «Зенит»ы белән очраша.
«Рубин» (Казан) – «Краснодар» (Краснодар) – 2:1 (2:1).
Туп кертүчеләр: Азмун (9, 38) – Смолов (31).
Сары карточка алган уенчылар: Могилевец (39), Спайич (43).
«Рубин»: Джанаев, Цаллагов, Чико Флорес, Навас, Уремович, Байрамян, Могилевец, Игорь Коновалов, Камболов (Сорокин, 89), Полоз, Азмун (Бухаров, 72).
«Краснодар»: Крицюк, Стоцкий, Мартынович, Спайич, Рамирес, Газинский (Игнатьев, 76), Каборе, Мамаев, Перейра (Классон, 63), Вандерсон (Куэва, 64), Смолов.
Динар Хәмидуллин фотосы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар