16+

«Рубин»да татарлар арта

Казанның «Рубин» командасында тагын бер татар уенчысы өстәлде. «Рубин» 22 яшьлек ярымсакчы Альберт Шәрипов белән килешү төзеде.

«Рубин»да татарлар арта

Казанның «Рубин» командасында тагын бер татар уенчысы өстәлде. «Рубин» 22 яшьлек ярымсакчы Альберт Шәрипов белән килешү төзеде.

Альберт Шәрипов 1993 елда Уфада туган. Самара өлкәсендәге Ю.Коноплев исемендәге футбол академиясендә шөгыльләнгән. 2010 елдан профессиональ рәвештә спортка бирелгән. «Академия» (Тольятти) командасы өчен чыгыш ясый башлаган. Ә 2013 елда Краснодарның «Кубань» командасына күченә. Озак та тормый «Төмән» клубына китә. Анда ул 10 матчта 4 туп кертә. 2013-2014 елгы сезонда Воронежның «Факел», ә узган сезонда Томскида «Томь» командасы өчен чыгыш ясады. Альберт Шәриповның Россия яшьләр җыелма командасы өчен дә чыгыш ясаганы бар.

Фото: www.rubin-kazan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading