16+

«Рубин»да татарлар уйнарга тиеш»

Казан футбол клубының генераль директоры Рөстәм Сайманов сүзләренчә, «Рубин»ның төп стратегик планы – команданы үзендә тәрбияләнгәннәр белән тулыландыру, хезмәт хакларын ике тапкырдан да күбрәккә кыскарту.

Казан футбол клубының генераль директоры Рөстәм Сайманов сүзләренчә, «Рубин»ның төп стратегик планы – команданы үзендә тәрбияләнгәннәр белән тулыландыру, хезмәт хакларын ике тапкырдан да күбрәккә кыскарту.

 «Безнең үзебездә тәрбияләнгән яшьләр бар, алар төп составка чакырыла, өйрәнүләр үткәрәләр, өчесе «Зенит» белән очрашуда катнашты. Болар: Данил Степанов, Раил Абдуллин һәм Артур Сәгыйтов. Башкалар да бар. Аларны уенга куюдан куркырга түгел, моның аша узарга кирәк. Безнең алда үзебезнең яшьләрне уйнату бурычы тора».

Моңардан тыш, «Рубин-2» командасыннан төп составка ярымсакчы Адил Мөхәммәтҗанов кайтарылган. Гендиректор сүзләренчә, әлеге яшьләр бик яхшы формада һәм ул аларның татарчаны белүенә шат.
– Мин шундый егетләр булуына шат. Казан командасының төп составында уенга дүрт татар чыксын әле, бу бит безнең җанатарлар өчен нинди шатлык! Трибуна «Алга!» дип кычкырачак. Безнең гаилә Мәскәүнең «Спартак» командасы өчен җан атты, анда бер генә булса да татар уйный иде. Ә «Рубин»да татарлар уйнарга тиеш, – дигән Рөстәм Сайманов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading