16+

Рубинга карата санкцияләр булырга мөмкин

«Рубин» футбол командасына карата финанс мә­шә­катьләре һәм хокук бозулар белән бәйле санкцияләр кабул ителергә мөмкин. Бу хакта ­«Мутко против» дип аталган телеграмм-канал хәбәр итә.

«Рубин» футбол командасына карата финанс мә­шә­катьләре һәм хокук бозулар белән бәйле санкцияләр кабул ителергә мөмкин. Бу хакта ­«Мутко против» дип аталган телеграмм-канал хәбәр итә.

Элегрәк мәгълүм булганча, ФИФА «Рубин»ның ярымсакчысы Алекс Сонг шикаятеннән соң Казан командасын тикшерә башлаган иде. Ярымсакчы клубның аңа күпмил­лионлы бурычы барлыгы турында әйткән. Моңардан тыш, Камерун футболчысы клубтагы финанс махинацияләреннән зарланган. Хәзер Сонг үз илендә өйрәнүләрен дәвам итә. Ул, Казан командасы өчен 24 уен уздырып, өч очко туплаган иде. ФИФА тикшеренүләренең нәтиҗәсе буларак, Казан командасы Европа Кубогыннан чыгарылырга мөмкин.

Әмма чыганакта әйтелгәнчә, казанлылар өчен Россиядә тагын да ныграк җәза бирергә мөмкиннәр – клубка Россия футбол союзы лицензиясен югалту һәм РФПЛдан (Россия профессионал футбол лигасы) чыгару куркынычы яный.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading