16+

«Рубин»ның составы үзгәрә

34 яшьлек һөҗүмче Александр Бухаров «Рубин»нан китә. Бу аның килешү вакыты төгәлләнүе белән бәйле.

34 яшьлек һөҗүмче Александр Бухаров «Рубин»нан китә. Бу аның килешү вакыты төгәлләнүе белән бәйле.

Бухаров Казан клубына 2003 елда килгән иде, әүвәл «Рубин-2» командасында, аннан соң, 2005 елдан төп составта уйнады. Барлыгы 110 уен үткәреп, 37 гол кертте. Ул – «Рубин»ның Премьер-лигада чыгыш ясаган чордагы иң нәтиҗәле уенчыларының берсе, 33 гол белән Александр Бухаров өченче баскычта тора. Аңа кадәр Гёкдениз Карадениз белән Алехандро Домингес кына.
«Рубин» үзенең составын Ульяновскида туып-үскән Камил Закиров белән тулыландырды. Футболчы әлеге күчешне карьерада алга таба зур адым дип саный һәм тәкъдим булуга ук ризалашуын хәбәр итә. «Мин бу командага килеп кушылуыма шат, осталыгымны үстерүне дәвам итәчәкмен, биредә аның өчен бөтен мөмкинлек бар. Хәзер төп бурыч – командага яхшы нәтиҗәгә ирешергә булышу», – дигән Камил Закиров.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading