16+

Руль артында аңын югалткан

Казанда ир-ат руль артында утырганда аңын югалткан.

Казанда ир-ат руль артында утырганда аңын югалткан.

Аны үтеп баручы росгвардиячеләр күреп алган.

Әлеге хәл Восстание урамында булган. Росгвардиячеләр койма буенда торган машинаның двигатель тавышына игътибар иткән. Машина йөртүче аңын югалткан, аягы педальдә калган. Шуның аркасында машинаның двигателе көчле тавышлар чыгарган. 

Росгвардиячеләр ир-атны машинадан чыгарып, аңа беренче ярдәм күрсәткән. Ашыгыч ярдәм бригадасы авыруны хастаханәгә алып киткән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading