16+

Рус кешесе татар дәресе үткәрә

“Татарстан-24” телеканалында “Татарский с Дмитрий Петровым” тапшырулары башлана.

“Татарстан-24” телеканалында “Татарский с Дмитрий Петровым” тапшырулары башлана.

- Мин-шәһәр малае, шунлыктан, ана телемне белеп бетермим. Татар телен ныклап үзләштерергә керештем. Дмитрий Петров, әнә, 50 тел белә, татар телен дә өйрәнгән, татар теленнән дәресләр дә үткәрә, хәтта. Дмитрий Петровның телевидение каналында татар теле дәресләрен оештыру идеясе туды, - диде Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Эдуард Хәйруллин.

Дмитрий Петров үткәргән татар теле курсларында Эдуард Хәйруллин, Татарстанның туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов та катнашкан.

Дмитрий Петровның татар теле дәресе дүшәмбедән җомгага кадәр 9 сәгать 30 минутта була, кабатлап күрсәтү - 14 сәгать 30 минутта. Атнаның эш көннәрендә бер дәрес бирелә, ә шимбә көнне 05 сәгать 30 минуттан – 09 сәгать 30 минутка кадәр атна дәвамындагы дәресләр күрсәтелә.
Дамир Бәдриев

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading