16+

Русча аңламыйм шул, дип аптырама

«Республика халкының гражданлык хокукларын яклау, юридик белемнәрен күтәрү – төп бурыч».

«Республика халкының гражданлык хокукларын яклау, юридик белемнәрен күтәрү – төп бурыч».

Татарстанның юстиция министры Рөстәм Заһидуллинның 16 гыйнварда министрлыкның узган елдагы эшчәнлегенә йомгак ясау коллегия утырышында ясаган чыгышы шушы эчтәлектән гыйбарәт иде. Коллегия утырышында Татарстан премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин да катнашты.

Министр Рөстәм Заһидуллинның үз докладын рус һәм татар телләрендә ясавы мактауга лаек. Татарстанның Юстиция министрлыгы, гомумән, эшчәнлеген ике дәүләт телендә алып бара.
– Эш кәгазьләре татар телендә дә алып барыла, татарча эшчәнлекне тагын да киңәйтәчәкбез. Мировой судьялар да татар телен өйрәнү дәресләренә йөриләр, бу – халык белән эшләү өчен кирәк, – дип әйтеп үтте министр Рөстәм Заһидуллин.

Юстиция министрлыгы узган ел республикадагы 1 459 норматив актлар проектларына хокукый һәм коррупциягә каршы экспертиза оештырган, Федераль закон проектларына 531 бәяләмә әзерләгән. Министрлык, ТАССРның 100 еллыгын каршылап, халыкка бушлай юридик ярдәм көннәре оештыра. Бушлай юридик ярдәм көннәре муниципаль берәмлекләргә алдан ук хәбәр итеп куела. Бу чаралар инде электән килә.

Татарстан Республикасында кеше хокукларын яклау буенча Вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская сөйләгәнчә, республикада 2013 елда, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә, кеше хокукларын яклау стратегиясе кабул ителгән.
– Мондый стратегия Россиядә ул вакытта әле бердәнбер иде. Стратегия 2013-2018 елларга исәпләнде, инде 2019-2021 елларга кеше хокукларын яклау стратегиясе кабул ителде, – диде Сәрия Сабурская. – Инвалидларның, эшкә килгән чит ил гражданнарының мәнфәгатьләре кайгыртыла.
Быелның 1 сентябреннән мировой судьяларның хөкем утырышлары аудио-язмага теркәлергә тиеш. Федераль закондагы яңалыкны Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе урынбасары Роман Гафаров хәбәр итте.

Коллегия утырышы республика муниципаль районнары катнашында видеоконференция тәртибендә үткәрелде.
– Мамадыш районында узган ел 755 норматив акт төзелде. Юстиция министрлыгы юристлары ярдәмендә әлеге актларда 195 җитешсезлек табылды, алар юридик төгәллеккә китерелде, – дип, министрлыкка рәхмәт хисендә татарча сөйләде Мамадыш муниципаль районы башлыгы урынбасары Ришат Сәмигуллин.

Татарстан премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үзенең йомгаклау сүзендә Юстиция министрлыгының эшчәнлегенә уңай бәя бирде.
– Татарстан икътисадында үсеш саклана, бу республикада хокукый җирлекнең нык һәм ышанычлы булуыннан да тора. Халык белән тагын да күбрәк очрашыгыз, ачык эшчәнлек алып барыгыз. Татарстанда 2020 елда ТАССРның 100 еллыгы билгеләп үтеләчәк, шушы датаны каршылап, республикада төрле чаралар планы эшләнде, – диде Рөстәм Нигъмәтуллин.
Коллегия утырышы Юстиция министрлыгы алдынгыларын бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X