16+

Сабада 2004 елгы егет суга батып үлгән

Ул су керергә тыелган урында коенган.

Ул су керергә тыелган урында коенган.

24 июнь көнне кичке 10 да ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтнең 112 номерына Саба районының Миңгәр авылында буада 2004 елгы  егетнең батуы турында хәбәр килеп ирешә.
Соңыннан ачыкланганча, бу сулыкта урында коену тыелган. Коткаручылар егетнең мәетен ярдан 30 метр ераклыкта табып алган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе хәбәр итүенчә, һава һәм су температурасы төшү сәбәпле, егетне көзән җыерган булырга мөмкин. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading