16+

Сабан туе батырына төп бүләк – куян (ФОТОЛАР)

Кама Тамагы районының Олы Кариле авылында, Россия көне уңаеннан, балалар өчен Сабан туе узды. Бәйрәмгә җыелган балалар җырлады, биеде, шигырьләр сөйләде.

Сабан туе батырына төп бүләк – куян (ФОТОЛАР)

Кама Тамагы районының Олы Кариле авылында, Россия көне уңаеннан, балалар өчен Сабан туе узды. Бәйрәмгә җыелган балалар җырлады, биеде, шигырьләр сөйләде.

Чүлмәк ваттылар, капчык киеп йөгерделәр, себеркегә атланып "ат чабышында" катнаштылар. Соңыннан җыелышып, тәм-томнар, коймак белән чәй эчтеләр. Сабан туен оештыручы-инициатор пенсионер укытучы Риф Кәримуллин балаларга төп призга куян белән әтәч әзерләп куйган. Куянны бәйрәмдә иң актив катнашкан Азамат Габдуллаҗановка тапшырдылар. Сабан туен оештырырга ярдәм иткән Зәйтүнә Нәбиуллина, Резедә Гиниятуллина, Фирая Кәримуллина, мәдәният хезмәткәрләре Венера Зиятдинова, Илсур Кәримуллинга әти-әниләр, дәү әниләр зур рәхмәтен белдерде.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading