16+

Сабан туена ничек барып җитәргә?

Сабантуй көнендә, 23 июньдә, җәмәгать транспорты махсус схема буенча эшләячәк, дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты.

Сабантуй көнендә, 23 июньдә, җәмәгать транспорты махсус схема буенча эшләячәк, дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты.

Мирный бистәсендәге Каенлыктагы бәйрәм мәйданына дүрт тукталыш пунктыннан махсус автобус маршруты белән барып җитәргә мөмкин: «Җиңү Проспекты» метро станциясе», «10 нчы микрорайон», Павлюхин урамындагы «Филармония концерт залы» һәм «Глазунов урамы» (Теплоконтроль). Әлеге маршрутлар буенча 60 автобус җибәрелә. Алар иртәнге 8.00 сәгатьтән бәйрәм тәмамланганчыга кадәр һәм барлык кунакларны илтеп бетергәнчегә кадәр йөриячәк. Юл бәясе шәһәр эчендәге гадәти тариф – 27 сум. Моннан тыш, «Казан-1» станциясеннән Мирный бистәсенә кадәр махсус электр поездлары йөри, анда юл бәясе 22 сумга төшә.

Аккош күле урман-парк зонасында урнашкан мәйданчыкка 36, 46 һәм 72 нче рейс автобуслары белән барып җитәргә мөмкин. Алар бәйрәм кунакларын Залесный бистәсендәге «Ремплер» тукталыш пунктына кадәр китерәчәк, аннан Сабантуй мәйданына кадәр биш минут интервалы белән хәрәкәт итәчәк сигез түләүсез шаттл йөри.

Дәрвишләр бистәсендәге бәйрәм мәйданчыгына «Халитов урамы» тукталышыннан түләүсез шаттлда барып җитә аласыз.

Моннан тыш, бәйрәмгә 1, 19, 25, 34, 60, 84, 91 нче автобус маршрутлары белән барып җитәргә мөмкин булачак.

Сабантуй узачак көнне юл хәрәкәтен оештыруда кайбер үзгәрешләр була. 5.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр «Лесной городок» торак комплексыннан Ферма шоссесына һәм Мир урамыннан Солидарность урамына кадәр автомобиль юлларында бер яклы хәрәкәт оештырыла.

Казан ипподромында ат чабышлары узган вакытта (13.30 сәгатьтән) 3 нче троллейбус маршруты эше көчәйтелә. «Җиңү Проспекты» метро» тукталышыннан ипподром аша Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркына кадәр өстәмә шаттл хәрәкәт итә.

Халыкның куркынычсызлыгын ТР Эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардия Эчке эшләр идарәсе бүлекчәләре, янгынга каршы хезмәт, Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәләре тәэмин итәчәк. Бәйрәмнең барлык мәйданчыкларында ашыгыч ярдәм бригадаларының кизү торуы оештырыла һәм медицина пунктлары урнаштырыла. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading