16+

Сабыен үтерергә җыенган анага баласын кире бирерләрме?

2018 елның ноябрендә өендә бала тапкан ана үтерергә җыенган сабыен кире үзенә кайтаруларын сорый.

2018 елның ноябрендә өендә бала тапкан ана үтерергә җыенган сабыен кире үзенә кайтаруларын сорый.

Казанда яшәүче 33 яшьлек хатын-кыз көмәнен ахырына кадәр күтәрә алмаган, көмәнлелегенең алтынчы аенда ул өендә кыз бала тапкан. Ана кеше баланың кендек бавын кискәннән соң, аны кечкенә өстәл өстенә куеп, бүлмә ишеген катып итеп ябып чыгып киткән һәм үз эшләре белән мәшгуль булган. Ул вакыты җитми туган сабыйны озак яшәмәс дип уйлаган. Ә кызчыкның үләсе килмәгән - ул елаган да елаган. Ахырда нияте чынга ашмавын аңлаган ана "Ашыгыч ярдәм" машинасы чакырткан һәм табибларга баланы подъездан "табуы" турында сөйләгән. Әмма аңа беркем дә ышанмаган. Соңыннан ул барысын да сөйләргә мәҗбүр булган.

Табиблар баланың гомерен саклап калу өчен ике ай дәвамында көрәшкәннәр. Ана кеше хастаханәгә килеп, үкенүе һәм баланы кайтарырга теләве турында әйткән. Аның бу гамәле чыннан да  
үкенүдәнме, әллә җинаять җаваплылыгыннан качарга сәбәп эзләвеме - әлегә билгесез.

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading