16+

Сабый үлеменнән соң җинаять эше кузгатылган

24 июнь көнне Казанда бер яшьлек баланың җиденче кат тәрәзәсеннән егылып төшүе турында моңарчы хәбәр иткән идек.

24 июнь көнне Казанда бер яшьлек баланың җиденче кат тәрәзәсеннән егылып төшүе турында моңарчы хәбәр иткән идек.

Әлеге хәл иртәнге биштә Чуйков урамы 27 йортта булган.
Тикшерү комитеты әлеге фаҗига буенча җинаять эше кузгатты, дип хәбәр итте Россия тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Кызчыкны авыр тән җәрәхәтләре белән Республика балалар клиник хастаханәсенә китергәннәр. Беренчел мәгълүматлар буенча, әнисе сәгать дүрттә иртәнге аш әзерләр өчен ашханәгә кергән, әти кеше йоклап калган. Шул вакытта кызчык тәрәзә төбенә менгән, тәрәзәне ачкан һәм москит челтәренә таянган...
«Саксызлык аркасында үлемгә китерү" маддәсе буенча кузгатылган. Килеп чыккан хәлнең барлык шартларын билгеләүгә юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading