16+

Сабыйлар паркка кергәч, ник елый?

Казан паркларында 18 яки 20 майдан җәйге чор ачыла, ул октябрь ае башларына кадәр дәвам итәчәк. Паркларда стационар булмаган сәүдә нокталары эшләячәк.

Казан паркларында 18 яки 20 майдан җәйге чор ачыла, ул октябрь ае башларына кадәр дәвам итәчәк. Паркларда стационар булмаган сәүдә нокталары эшләячәк.

- Сәүдә нокталары быел парклардагы балалар уен мәйданчыкларыннан читтәрәк урнаштырыла. Узган ел сабыйлар: “Тегене ал, моны ал!” - дип, гел “истерика” куптарган. Ата-аналардан күпсанлы шикаятьләр керде, - диде башкаланың парклар һәм скверлар дирекциясе директоры Алсу Сәетова “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.

Казанда 13 паркта җәйге сәүдә оештырыла. Дәрвишләр бистәсендәге скверга һәм Авиатөзелеш районының Дементьев урамындагы скверга сәүдә чатырлары куелмый. Стационар, ягъни капиталь корылма булмаган сәүдә ноктасы җәйге чорга җирнең кадастр кыйммәтеннән түгел, ә базар бәясеннән сатыла. Горки-Әмәт урман паркында, мәсәлән, стационар булмаган сәүдә ноктасының башлангыч бәясе -1 миллион 440 мең сум.
- Узган ел туңдырма сату ноктасына башлангыч бәя 60 мең сум итеп куелган иде. Аукцион дәвамында әлеге бәя 600 мең сумга кадәр күтәрелде, - диде Алсу Сәетова. - Туңдырма сату күчмә нокталарда, ягъни арбаларда да оештырыла.

Горький паркында, шулай ук Горки-Әмәт урман паркында капиталь булмаган сәүдә корылмалары бар. Җәйге чорда сәүдәне шул корылмаларга урнашып та башкарырга була, ләкин, аренда бәясен дә түләргә туры киләчәк.

Стационар булмаган сәүдә нокталарына бәяләр паркларның кайда урнашканлыгына, транспорт элемтәсенә бәйле рәвештә төрлечә билгеләнә. Казан үзәгендәге Горький паркында аренда кыйммәтрәк, ә Мәскәү районындагы Урицкий паркында арзанрак. Урицкий паркы район дәрәҗәсендә генә.

- Паркларда җәйге чорда стационар булмаган сәүдә нокталарында эшчәнлекне, фәкать, Парклар һәм скверлар дирекциясенең контроль-кабул итү комиссиясе рөхсәтеннән соң гына башларга мөмкин. Рөхсәтсез сәүдә тыела, - дип кисәтте Алсу Сәетова.
Казан мэры Илсур Метшин да хуплады бу таләпне.
- Парк - базар яки ярминкә түгел. Бу иң беренче чиратта гаиләләрнең ял урыны, - диде Илсур Метшин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading