16+

Сабыйның үпкәсендә шприц энәсе табылган

12 сентябрьдә Санкт-Петербургта ай ярымлык сабый кан югалтудан һәм сул үпкәсенә зыян килүдән үлгән.

12 сентябрьдә Санкт-Петербургта ай ярымлык сабый кан югалтудан һәм сул үпкәсенә зыян килүдән үлгән.

Үлем сәбәбе - сулыш юлында шприц энәсе табылган. Төбәк буенча Россия тикшерү комитеты белдерүенчә, бала тугач та, берничә медицина учреждениесендә дәвалана. Фаразлар буенча, шуларның берсендә сабыйның эчендә шприц энәсе калдырганнар да.

"Саксызлык аркасында үлемгә китерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләр төркеме медицина учреждениеләреннән баланы дәвалауга кагылышлы барлык документларны алган, суд-медицина экспертизалары билгеләнгән.

Баланың әти-әнисе исә башка фикердә. Алар әйтүенчә, сабыйның корсагында үскән сәер шеш үлем сәбәбе булырга мөмкин. Аны Елена операциядән соң, хастаханәдән өйгә чыгарыр алдыннан күргән.

— 1 сентябрьдә без корсак куышлыгындагы абсцесс белән хастаханәгә эләктек. Улыма операция ясадылар, барысы да яхшы үтте, - дип искә ала Елена. - Аннары безне өйгә чыгарырга тиешләр иде, әмма табиблар теккән урыннарны начар эшкәрткәннәр, шуңа инфекция йоккан. Табиблар тагын бераз дәваланырга кирәк, диде. Хастаханәдән 10 сентябрьдә генә чыктык.

Баланың хәле начарланган көнне Елена бик яхшы хәтерли. Аның сүзләренә караганда, сабый баштан үзен яхшы хис иткән. Аппетиты да көнләшерлек иде. ди ана. Төшке аш вакытында хатын аны ашаткан да, кибеткә чыгып киткән. Бала белән әтисе Сергей калган. Берничә минуттан ул шалтыратып, сабыйның хәле начарлануы турында хәбәр иткән.

— Улым мамык кебек ап-ак, нык хәлсезләнгән иде. Без ашыгыч ярдәм чакырттык. Табиблар аны комада дип әйттеләр, - дип сөйләгән Елена журналистларга.
Ашыгыч ярдәмнән соң реанимация килгән. Баланы кырык минуттан артык аңына китерергә тырышалар, ләкин уңышсыз. Бала төнлә үлеп китә. Үлем сәбәбе әлегә билгеле түгел. Табиблар проблеманың нәрсәдә булуын ачыклый алмый. Моны бары тик суд-медэкспертиза гына күрсәтәчәк.

- Безгә улымның ни өчен үлүен әйтмәделәр, ә мин интернетта безнең улыбызның үлүе турында ниндидер имеш-мимешләр укыйм. Әйтерсең, аның эчендә шприц инәсе булган, табиблар аны операция вакытында калдырганнар. Бу шаккатмалы, - ди Елена.- Бармакка шырпы кадалса, аның белән йөреп була әле, ләкин һич тә шприц энәсе белән түгел. Ул чагында балабыз хастаханәдә үк үлгән булыр иде. Бу энә инде ун тапкыр бөтен нәрсәне тишеп чыгар иде.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading